Дәүләт хезмәтләре порталына креатив идеяләр кирәк

2013 елның 2 июле, сишәмбе

“IT-чемпион” бәйгесендә актив катнашкан мәктәп укучылары ярдәме белән республикабызда электрон хезмәтләр шактый популярлашты. Балаларның тырышлыгы да бәяләнде – иң күп балл туплаучыларга iPadлар тапшырылды. Кыйммәтле бүләкләр өчен көрәш хәзер дә дәвам итә.
Җәй айларында малай-кызлар олыларны Татарстан Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталы белән таныштыруны дәвам итә. Алар туган-тумачаларын, таныш-белешләрен коммуналь һәм башка түләүләрне интернет аша башкарырга өйрәтеп, үзләренә баллар туплый. “Иң актив укучы” номинациясендә җиңүчеләр 3 этапта (аның беренчесе 1 марттан 24 майга кадәр узды, икенчесе 25 майдан 1 сентябрьгә, өченчесе 2 сентябрьдән 20 декабрьгә кадәр дәвам итәчәк) тупланган балларны исәпләп билгеләнәчәк.
Әмма бәйгенең тагын бер номинациясе дә бар әле. Аеруча иҗади укучыларга үз көчләрен Татарстан Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталын үстерү юнәлешендә сынарга тәкъдим итәләр. Балалар программалаштыру һәм дизайн, сайтка баннерлар урнаштыру, видеоролик, презентация, интернет-сәхифәләр, Android операцион системасы өчен мобиль сәхифәләр ясау буенча үзләренең креатив фикерләрен тәкъдим итә ала.
Иҗади конкурс 3 ноябрьгә кадәр дәвам итәчәк. Әзер эшне укучы “Татарстанда Электрон белем бирү” мәгълүмати системасында урнаштыру өчен мәктәп администраторына тапшырырга тиеш. Аннары махсус комиссия һәрбер категориядә иң яхшы 10 эшне билгелиячәк. Белгечләр тарафыннан сайлап алынган эшләр өчен бер ай дәвамында тавыш бирү оештырылачак. Һәрбер категориядә иң креатив идеяне тәкъдим иткән өч укучы җиңүче дип табыла һәм iPad-mini планшеты белән бүләкләнә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International