«Россия территориясендә һәм аннан читтә БДИ 724 меңнән артык укучы тапшырды. Җитди тоткарлыклар, эпидемиологик хәлнең катлауланулары булмады. Даими хакер һөҗүмнәренә карамастан, БДИның мәгълүмати системасы бу җаваплы чорны нык тотты. Нәтиҗәләрне эшкәртү белән дә проблемалар тумады - чыгарылыш укучылары аларны вакытында алдылар», - диде ул.
Мәгариф министры ассызыклаганча, инде берничә ел БДИ нәтиҗәләре тотрыклы. Табигый-фәнни профиль: информатика, биология, химия фәннәрен тәмамлаучылар елдан-ел күбрәк сайлап алалар. Мәктәпләрдә заманча җайланмалар урнаштыру, өстәмә белем бирү аркасында, алар белән кызыксыну арта.