Кадерле дуслар!
Сезне Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне белән котларга рөхсәт итегез.
Бүген без искиткеч бәйрәмне билгеләп үтәбез, ул ныклы гаилә традицияләре һәм гореф-гадәтләренең бөтен әһәмиятен ассызыклый. Ул безнең төп бурыч – буыннар бәйләнешен саклап калу, үз гаиләңне кадерләү икәнлеген искә төшерә. Чөнки нәкъ менә йортыбыз, туганнарыбыз һәм якыннарыбыз бездә югары шәхси сыйфатлар тәрбияли, өлкәннәргә хөрмәт, Ватанга мәхәббәт белән карарга өйрәтә. Һәм, әлбәттә, алар үз тәҗрибәсендә бер-береңә карата кайгырту һәм җылылык хисе белән карауның ничек мөһим булуын күрсәтә.
Бу көнне барыгызга да уңышлар, иминлек һәм иң изге теләкләр телим. Тагын бер кат-бәйрәм белән!
Мәгариф министры Сергей Кравцов