Татарстан Президенты балалар лагерьларындагы хәлләрне бик җитди күзәтергә кушты

2022 елның 12 июле, сишәмбе

Бүген республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов балалар савыктыру лагерьларындагы санитар-эпидемиологик хәлгә даими мониторинг алып барырга, шулай ук балаларның иминлеген тәэмин итүне бик җитди күзәтергә кушты.

Ул билгеләп үткәнчә, шушы көннәрдә балалар лагерьларында беренче ял сменасы тәмамланган. Барлыгы 1195 ял оешмасы: шәһәр яны лагерьлары, мәктәп яны лагерьлары, палатка лагерьлары һәм башка ял объектлары җәлеп ителгшн. Беренче сменада 86,5 меңнән артык бала ял иткән.

Бүгенге көндә республика лагерьларында 23,5 меңнән артык бала катнашында икенче ял сменасы оештырылган. Шул исәптән Кара диңгез яр буенда хәзер Татарстаннан 1386 бала ял итә.

Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, июль башында Кырымда «Сәләт – Акбарс» яңа лагереның беренче сменасы ачылган. Анда хәзер 14-17 яшьлек, портфолио конкурсы аша сайлап алынган Татарстан һәм Кырым Республикасы балалары ял итә. Җәй буена бу лагерьда барлыгы 600дән артык бала ял итәчәк.

«Җәйге ялны оештыруда мөһим бурыч – балаларның иминлеген тәэмин итү, шул исәптән санитар нормаларны катгый үтәү», - диде Рөстәм Миңнеханов.

Татарстан Президенты Роспотребнадзор җитәкчелегенә, Яшьләр эшләре министрлыгына, район һәм шәһәр башлыкларына балаларның ялын оештыруга карата таләпләрне тайпылышсыз үтәүне тәэмин итәргә кушты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International