Һадиуллин максатчан абитуриентлар исемлеген формалаштыруны контрольдә тотарга чакырды

2022 елның 14 июле, пәнҗешәмбе

Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы башлыгы Илсур Һадиуллин муниципаль берәмлек башлыкларын максатчан укырга дәгъва кылучы абитуриентларның район исемлеген формалаштыруны шәхси контрольгә алуны сорады.

"Конкрет район һәм мәгариф оешмасы ихтыяҗлары өчен кадрлар әзерләүнең Яхшы механизмы булып максатчан укыту тора. Әмма без аны тулысынча кулланмыйбыз", - диде министр ТР Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә.

Һадиуллин узган ел Татарстан вузларында педагогик белгечлекләр буенча кадрлар әзерләүгә 198 максатчан урын бүлеп бирелүен ассызыклады. 149 абитуриент дәгъва кыла, шуларның 99ы гына яки квотаның 50% ы гына килгән.

Министр билгеләп үткәнчә, "мондый хәлнең сәбәпләре берничә". Аерым алганда, 2019 елдан закон буенча заказ бирүче максатчан ярдәм күрсәтергә тиеш, ә эш бирүче аны эшкә урнаштыру буенча җаваплылыкны үз өстенә ала. "Барлык мәгариф оешмалары да, бигрәк тә авыл җирлегендә, мондый мөмкинлеккә ия түгел", – дип аңлатты Мәгариф һәм фән министры.

Моннан тыш, аның сүзләренә караганда, районнар тарафыннан педагогик белгечлекләр буенча максатчан укуга гариза бирелгән кайбер абитуриентларның БДИ нәтиҗәләре бик түбән. "Укытучылар һөнәренә очраклы кешеләр эләгергә тиеш түгел дип уйлыйбыз", – дип билгеләп үтте докладчы.

БДИ югары балллы абитуриентлар гомуми конкурста, шулай ук максатчан укуда катнашу өчен документлар тапшыра. "Әгәр алар ике конкурста да узса, алар максатчан укытудан баш тарта һәм гадәти бюджет укыту формасына бара, чөнки анда өстәмә йөкләмәләр юк", – дип ачыклык кертте ул.

Татарстанда 2016 елдан башлап булачак укытучыларны әзерләүгә стипендия ярдәме күрсәтелә. Бу республика проекты, беренче чиратта, авыл җирендә педагогларны әзерләүгә юнәлдерелгән. 

Максатчан студентлар ай саен 15 мең сум күләмендә стипендия ала. Югары уку йортын тәмамлаганнан соң, алар мәктәптә кимендә биш ел эшләргә тиеш. Узган ел әлеге программа буенча беренче чыгарылыш булды, барлык 150 яшь укытучы да республика мәктәпләрендә эшкә урнашты.

Татарстан мәгариф системасында 64 меңнән артык педагог эшли, шул исәптән 32 меңгә якын укытучы. Мәктәпләрне педагогик кадрлар белән тәэмин итү бу уку елы ахырына 99,6% тәшкил итте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International