Татарстанда быел «Мәгарифне үстерү» яңа федераль программасы буенча 66 мәктәп ремонтланачак. Бу максатларга республикага 3,7 млрд. сум бүлеп бирелгән. Бу хакта ТР Мәгариф һәм фән министры урынбасары Рамил Хәйруллин «Татар-информ»да узган матбугат конференциясендә хәбәр итте.
Спикер билгеләп үткәнчә, быел беренче тапкыр «Мәгарифне үстерү» дәүләт программасы гамәлгә ашырыла. «Россия Президенты карары белән барлык төбәкләргә дә диярлек 2,2 меңнән артык мәгариф учреждениесендә капиталь ремонт үткәрү өчен зур акчалар бүлеп бирелгән. Бу-күпьеллык программа. Быел Татарстанга бу федераль программа буенча 3,7 млрд. сум бүлеп бирелде», - дип сөйләде ул.
Хәйруллин сүзләренә караганда, мәктәпләрне капиталь ремонтлау республика программасына 2 млрд.сум, шулай ук мәктәп азык-төлек блогларын ремонтлауга 1 млрд. сум бүлеп бирелгән. «Шулай итеп, республика һәм федераль программалар 5,5 млрд. сумнан артык тәшкил итә. Ягъни бу максатларга ел саен бүлеп бирелгән акчадан өч тапкыр диярлек күбрәк. Димәк, ремонтлана торган мәгариф учреждениеләре саны да арта. Аерым алганда, 66 учреждение федераль программа буенча, 75е республика программасы буенча ремонтлана», - дип билгеләп үтте ул.
Мәгариф һәм фән министры урынбасары 2023 елда «Мәгарифне үстерү» федераль дәүләт программасына Татарстанның 31 мәгариф учреждениесе кертелүен, әмма ремонтка күбрәк акча бүленүен әйтте.
Хәйруллин Быел Татарстанда барлыгы 300 дән артык мәгариф учреждениесе капиталь ремонтланачак, дип ачыклык кертте.