Татарстанда быел 22 балалар бакчасы капиталь ремонтланачак, шул исәптән берсе төзекләндереләчәк. Хәзерге вакытта эшләрне башкару 60% тәшкил итә. Бу хакта ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры урынбасары Илдус Насыров «Татар-информ»да узган матбугат конференциясендә хәбәр итте.
"Бер мәктәпкәчә учреждениедә — Яр Чаллының 26-нчы номерлы балалар бакчасында ремонт тулысынча тәмамланган. Азнакайның "Әкият" балалар бакчасында һәм Балтачның 4 нче балалар бакчасында эшләр тәмамланып килә. Балалар бакчалары буенча эшләр ел ахырына кадәр башкарылырга тиеш, чөнки анда комплекслы капиталь ремонт үткәрелә. Аларны сентябрьдән ноябрьгә кадәр кертәчәкләр", - диде спикер.
Насыйров шулай ук республикада техникумнарның дүрт тулай торагына капиталь ремонт ясалуын әйтте. Сүз Яр Чаллы педагогика көллияте, Алексеевск аграр көллияте, Сарман аграр көллияте һәм Тәтеш авыл хуҗалыгы техникумы турында бара. Ремонт 50% ка башкарылган.
Моннан тыш, быел 408 млн сумлык алты ресурс үзәге ремонтланачак. Алар Казан автотранспорт техникумында, Мамадыш политехник көллиятендә, Чистай авыл хуҗалыгы техникумында, Тәтеш авыл хуҗалыгы техникумында, Түбән Кама нефть химиясе һәм нефть эшкәртү көллиятендә һәм Апас аграр көллиятендә урнашкан. Уртача эш башкару 65% тәшкил итә.