Казан федераль университетының Н.И.Лобачевский исемендәге лицей һәм КФУның IT-лицее укучылары математика, физика, химия һәм информатика буенча XXIX Халыкара олимпиада призерлары арасына керде.
«Туймаада» олимпиадасы Якутиядә 30 июньнән 10 июльгә кадәр II Халыкара интеллектуаль уеннар кысаларында узды. Анда Россия төбәкләреннән, шулай ук Румыния, Казахстан, Сингапур, Иран һәм Индонезиядән 350 дән артык мәктәп укучысы катнашты. Олимпиада 1994 елдан дүрт фән: математика, физика, химия һәм информатика буенча үткәрелә. Интеллектуаль ярыш сигез бурычны үз эченә ала, биремнәр катлаулылыгы елдан-ел арта.
КФУ IT-лицее активында 14 диплом. Шулай итеп, химия юнәлеше буенча – җиде, информатикадан –дүрт укучы, IT-лицейдан тагын өч укучы математика буенча призерлар булдылар. Моннан тыш, халыкара олимпиаданың 3 нче дәрәҗә призеры – лицейның чыгарылыш сыйныф укучысы Лия Хәсәншина. Ул шулай ук химия буенча 2021-2022 уку елында Бөтенроссия мәктәп укучылары олимпиадасының йомгаклау этабы призеры булып тора.
КФУның СУНЦ IT-лицее призерлары исемлеге:
Химия:
Дериглазов Тимур-2 дәрәҗә диплом;
Лукаш Таисия-2 дәрәҗә диплом;
Огай Владислав-2 дәрәҗә диплом;
Хөснетдинов Эмиль-3 дәрәҗә диплом;
Гыйльманов Айнур-1 дәрәҗә диплом;
Харченко Олег-2 дәрәҗә диплом;
Иванов Демид-2 дәрәҗә диплом.
Информатика:
Лузгов Тимур-3 дәрәҗә диплом;
Галәвиев Арслан-3 дәрәҗә диплом;
Хаев Булат-3 дәрәҗә диплом;
Сөләйманов Кәрим-3 дәрәҗә диплом.
Математика:
Җиһаншин Рамир-3 дәрәҗә диплом;
Мәхмүтов Айнур-3 дәрәҗә диплом;
Сабирьянова Регина-3 дәрәҗә диплом.