Татарстан Республикасыннан форумда 110 кешедән торган делегация катнашачак, алар арасында КФУ, КНИТУ-КАИ, КДМСИ, КНИТУ-КХТИ һәм башкалар.
21-29 июль көннәрендә Самара өлкәсендә Идел буе федераль округының «іВолга» яшьләр форумы узачак. Быел Х юбилей форумына рекордлы сандагы гаризалар бирелгән – илебезнең 78 төбәгеннән, шулай ук Луганск Халык Республикасыннан 20,5 меңнән артык гариза.
Форумда 2,5 меңнән артык кеше катнашыр дип көтелә: җәмәгать оешмалары активистлары һәм милләтара мөнәсәбәтләр өлкәсе белгечләре, яшь туган якны өйрәнүчеләр һәм арт-менеджерлар, уйлап табучылар һәм эшмәкәрләр, волонтерлар һәм урбанистлар, иҗади коллективлар һәм этномәдәни юнәлештәге артистлар. Моннан тыш, агымдагы елда форумга Россия мәктәп укучылары хәрәкәте әгъзалары (18 яшькә кадәрге балалар) һәм яшьләр сәясәте өлкәсе белгечләре чакырылган.