Татарстанда татар теленнән имтихан биргән бердәнбер укучыны Марат Әхмәтов кабул итте

2022 елның 14 июле, пәнҗешәмбе

Балтач районы Норма мәктәбенең чыгарылыш сыйныф укучысы Әдилә Шәйхетдинова быел республикада татар теленнән имтихан биргән бердәнбер укучы булды. 13 июль көнне Әдилә һәм аның укытучысы Энҗе Әсәдуллина белән бергә Марат Әхмәтов янында очрашуда булды.

Татарстан Дәүләт Советы Рәисе урынбасары, Татарстан Президенты карамагындагы телне саклау һәм үстерү комиссиясе рәисе Марат Әхмәтов Әдиләгә һәм аның укытучысы Энҗе ханымга халкыбызның телен саклауга керткән өлешләре өчен үзенең олы рәхмәтен ирештерде. Әдиләнең татар телен чыгарылыш имтиханы итеп сайлавы олы хөрмәткә лаек, милләттәшебезнең бу адымы киләчәктә башкаларга да үрнәк булсын иде, диде Марат Готович.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International