Путин "Сириус"та өстәмә педагогика белеме буенча курслар булдырырга кушты

2022 елның 15 июле, җомга

РФ Президенты Владимир Путин "Сириус" базасында мәгариф һәм педагогика фәннәре өлкәсендә өстәмә квалификация алу өчен уку курслары булдырырга һәм аларны югары белем бирү программаларына кертергә кушты, диелә Кремль сайтында урнаштырылган йөкләмәләр исемлегендә.

"Талант һәм уңыш" Мәгариф фондына, Россия Мәгариф һәм фән Министрлыгы һәм "Сириус" фәнни-технологик университеты белән берлектә, "Сириус" фәнни-технологик университеты базасында югары белем бирүнең педагогик булмаган юнәлешләре һәм белгечлекләре буенча белем алучы затлар тарафыннан Мәгариф өлкәсендә өстәмә квалификация алу өчен билгеләнгән уку курсларын (модульләрне) эшләүне һәм гамәлгә ашыруны тәэмин итәргә", - диелә документта.

Йөкләмәнең үтәлеше турында агымдагы елның 30 октябренә кадәр һәм 2023 елның 30 июненә кадәр хәбәр итәргә кирәк.

Моннан тыш, Путин "Сириус" базасында мәгариф өлкәсендә идарә итүне гамәлгә ашыручы РФ субъектлары башкарма хакимияте органнары җитәкчеләре һәм гомуми белем бирү оешмалары җитәкчеләре өчен интенсив һөнәри программаларны гамәлгә ашыру турында тәкъдимнәр булдырырга кушты. Йөкләмәнең үтәлеше турында агымдагы елның 1 октябренә кадәр хәбәр итәргә кирәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International