Быел Түбән Камада 77-нче номерлы балалар бакчасында - республика программасы буенча ремонт кергән бердәнбер мәктәпкәчә оешмада капиталь ремонт ясалачак.
Балалар бакчасы 1990 елда аллергия авырулары булган балаларны савыктыру өчен махсуслаштырылган мәктәпкәчә учреждение буларак ачылды, хәзер анда 232 бала йөри. Учреждениедә Бассейн ремонт булмау сәбәпле, ике ел эшләмәгән.
Капремонт апрель аенда башланган: 11 млн сумга эшчеләр түбәне тулысынча алмаштырганнар, душ һәм киенү-чишенү бүлмәләрен яңартканнар, вентиляция һәм коммуникацияләр системасын алыштырганнар. Хәзерге вакытта төзүчеләр парапетларны тышлыйлар, бассейндагы бизәү эшләре тәмамланып килә.
"Җылыту сезоны башлану белән без бассейн эшен башлап җибәрәбез. Балалар үзләрен яхшы хис итсен өчен, дүрт яшьтән башлап бассейнда медицина күрсәткечләре буенча коенабыз. Моның артыннан шәфкать туташлары катгый күзәтәләр. Бу бассейнның янә сафка басуына һәм балаларның чыныгу һәм сәламәтләнү мөмкинлеге булуына зур шатлык. Җәйге вакытта без шулай ук бассейнны кайнар су булган очракта кулланабыз", - дип сөйләде мәктәпкәчә белем бирү идарәсе җитәкчесе Светлана Андрианова.
Балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр өчен гипоаллерген көнкүрешнең барлык шартлары да тудырылган - аллергияне китереп чыгаручы факторларның (тузан, чәчәк ата торган үсемлекләр, көнкүреш химиясе матдәләре) көче минимумга кадәр җиткерелгән. Моннан тыш, катгый диета балаларның сәламәтлеген ныгытуга ярдәм итә.
Ремонтны август аенда төгәлләргә ниятлиләр.