Россия законнары җыелмасыннан «белем бирү хезмәте» төшенчәсе төшереп калдырылды

2022 елның 16 июле, шимбә

Россия Президенты Владимир Путин «Россия Федерациясендә мәгариф турында»гы законга «белем бирү хезмәте» төшенчәсен законнар җыелмасыннан төшереп калдыруны күздә тоткан үзгәрешләрне имзалады. Шундый эчтәлектәге документ хокукый мәгълүматның рәсми порталында урнаштырылган.

Яңартылган документта хезмәт «белем бирү программаларын гамәлгә ашыру» һәм «дәүләт яки муниципаль йөкләмәне үтәү» төшенчәсенә алмаштырылган.

Узган елның августында Путинга Ярославль шәһәренең 26нчы мәктәбендә тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы Жанна Торхова «хезмәт» төшенчәсен кулланмау үтенече белән мөрәҗәгать иткән иде. Мондый тәкъдим педагогларга карата җәмәгатьчелек мөнәсәбәтен яхшырту максаты белән җиткерелгән.

Канун проектын Дәүләт Думасының барлык фракцияләре вәкилләре тәкъдим итте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International