Яр Чаллының 34 нче микрорайонында яңа белем бирү учреждениесе төзергә планлаштыралар. Мәктәп төзелешен шәһәр башлыгы Наил Мәһдиев 69 нчы комплекста яңа уку йортында булганда анонслады.
Мэр билгеләп үткәнчә, 5 гектарга якын мәйданлы җир участогы элеккеге «Комсомолец» гараж кооперативы урынында билгеләнгән. Проект хәзер төзелә торган мәктәптән калышмый һәм 1501 урынны күз алдында тота. 2021 елда әлеге комплекста балалар бакчасы төзелде, хәзер яңа бина төзү өчен урын киртәләп алынды.
Мәһдиев сүзләренә караганда, гадәттә, мондый мәктәпләр 18 ай эчендә, ә Чаллыда тугыз — ун ай эчендә төзелә. Мәктәп төзелешенә быел, финанслау чыганаклары барлыкка килүгә үк, керешергә планлаштырыла.