Россия Президенты укытучыларның бюрократик йөкләнешен киметүче законга кул куйды

2022 елның 16 июле, шимбә

Россия Президенты Владимир Путин укытучылардан артык бюрократик нагрузканы төшерүче законга кул куйды. Тиешле документ хокукый мәгълүматның рәсми порталында урнаштырылган.

Закон нигезендә, Россия Мәгариф һәм фән Министрлыгы төп гомуми белем бирү программаларын гамәлгә ашырганда укытучылар әзерләячәк документлар исемлеген билгели. Шул ук вакытта профильле региональ хакимият органнары, мәгариф министрлыгы белән килешенеп, кирәкле документларның өстәмә исемлеген расларга мөмкин. Шулай ук педагогларга расланган исемлекләргә керми торган документларны әзерләү бурычын йөкләү турыдан-туры тыела.

Закон мәгариф оешмаларына үз эшчәнлегендә электрон документ әйләнешен куллану хокукын бирә. Шулай итеп, мәктәпләр документларның кәгазь версияләрен тапшырмыйча, запрослары булган очракта, аларга мәктәп сайтында чагылдырылган мәгълүматны кабатларга кирәкми.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International