Владимир Путин яшүсмерләрне социальләштерү программаларын эшләүгә 52,6 млрд сумнан артык акча бүлеп бирергә кушты

2022 елның 18 июле, дүшәмбе

Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин 10 яшьтән 18 яшькә кадәрге яшүсмерләрне социальләштерү программаларын эшләүгә һәм гамәлгә ашыруга 52,6 миллиард сумнан артык акча бүлеп бирергә кушты. 

Документ хокукый мәгълүматның рәсми интернет-порталында бастырылган.

Акчалар «Балалар хокукларын һәм мәнфәгатьләрен яклау үзәге» федераль дәүләт бюджет учреждениесенә бирү өчен Россия Федерациясе Мәгариф министрлыгына бирелә.  

Россия Мәгариф һәм фән министрлыгы бүлеп бирелгән акчаларның максатчан билгеләнешен һәм нәтиҗәле тотылуын тикшереп тору йөкләнде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International