Менделеевск баш архитекторы Илья Игин шәһәр Башкарма комитетында узган аппарат киңәшмәсендә булачак химия лицееның дизайн-проектын тәкъдим итте, дип хәбәр итте үзенең телеграм-каналында район җитәкчесе Радмир Беляев.
«Менделеев химия лицеен башкала мәктәпләре дәрәҗәсендә җиһазландырачакбыз. Без бу мәсьәлә буенча лидер-шәһәрләрнең тәҗрибәсен өйрәндек, һәм лицейны җиһазлау Казанның шундый мәктәпләренә караганда начаррак булмаячак, дип төгәл әйтә алам. Бу-интерактив такталар, заманча җиһазлар белән лабораторияләр, ачык класслар», — диде район җитәкчесе.
Химия лицее 3 нче мәктәп базасында эшләячәк, киләчәктә анда лицей сыйныфлары оештырылачак.
Менделеевскида белем бирү кластерын булдыру проекты беренче этапта профильле химия-технология лицее, аннары көллият ачуны күздә тота. Бу шәһәрдә яшь кадрларны саклап калырга ярдәм итәчәк, дип саный белгечләр.
Проектны расладылар инде, хәзер аны «Аммоний» компаниясенә килештерү өчен җибәрәчәкләр, аның ярдәмендә ул тормышка ашырыла. Лицей төзүгә шәһәр төзүче предприятиедән 157 млн. сум акча җибәрелгән.