Татарстанда яшь геологларның республика ачык кыр олимпиадасы узды

2022 елның 20 июле, чәршәмбе

Кичә, 17 июльдә, Яшь геологларның VIII республика ачык кыр олимпиадасы тәмамланды.

Атна дәвамында Татарстан, Үзбәкстан, Казахстан, Пермь крае һәм Кырым Республикасыннан 300 дән артык укучы геологик тематиканың теоретик һәм кыр ярышларында үз осталыкларын күрсәтте.

Шәхси беренчелектә иң яхшылары дип Түбән Кама шәһәренең 22 нче номерлы гимназиясе укучылары Гайсарова Арина, Опарин Роман һәм Казан гимназиясеннән Шәрәфетдинова Вероника танылдылар. Барлык укучылар да ТР Мәгариф һәм фән министрлыгыннан грамоталар һәм кыйммәтле бүләкләр алдылар.

2022 елгы Олимпиаданың иң яхшы командасы дип Түбән Каманың «Азурит» командасы танылды. Күчмә кубок, медальләр һәм кыйммәтле бүләкләрдән тыш, җиңүче команда «Татнефть» ГАҖ генераль спонсорыннан 100 мең сумлык сертификат алды. Икенче урынны КФУның It-лицее командасы яулады, өченче урынны шулай ук Казаннан «Наутилус» командасы алды.

Барлык призерлар да грамоталар һәм кыйммәтле призлар белән бүләкләнде.

2022 елда Яшь геологларның VIII республика ачык кыр олимпиадасы профильле смена кысаларында 11-17 июльдә Әлмәт районының «Солнечный» балалар сәламәтләндерү лагере базасында узды. Олимпиада Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан КФУ геология һәм нефть-газ технологияләре институты белән берлектә «Татнефть» ГАҖ һәм республиканың кече нефть компанияләре ярдәмендә үткәрелә.

2023 елда Татарстанда яшь геологларның XIV Бөтенроссия ачык кыр олимпиадасы узачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International