Илсур Һадиуллин: бюджет белемен тәмамлаганнан соң мәктәпләрдә эшләүне беркетергә кирәк

2022 елның 21 июле, пәнҗешәмбе

Федераль закон дәрәҗәсендә укытуның бюджет формасында педагог һөнәрен алганнан соң, мәктәпләрдә эшләүне беркетергә кирәк. Мондый фикерне Татарстан мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин “Татар-информ” баш мөхәррире Ринат Билаловка биргән әңгәмәсендә белдерде.

"Безнең тәкъдим буенча, бюджет нигезендә белем алучылар өчен элеккеге кебек бүленеш булырга тиеш. Алар үзләренең бюджет акчаларына укуын, мөгаен, шул алган һөнәре буенча эшләп кайтарырга тиеш. Әгәр мондый форматны федераль закон кысаларында кертсәләр, яхшы булыр иде", - диде мәгариф һәм фән министры.

Һадиуллин республиканың мәгариф системасында педагогик кадрларга кытлык булуын ассызыклады. Ул билгеләп үткәнчә, ел саен укытучыларга ихтыяҗ якынча 2 мең кеше тәшкил итә. Шул ук вакытта ел саен республиканың югары уку йортлары һәм педагогика көллиятләреннән 4 меңнән артык яшь белгеч чыгарыла.

"Урта һөнәри белем бирү учреждениеләрен тәмамлаучыларның 85% ы мәктәпләргә эшкә бара. Бу яхшы күрсәткеч. Ә калган 15% укуын магистратурада дәвам итә. Вузны тәмамлаучыларның нибары 50% ы гына мәктәпләргә эшкә килә", - дип ассызыклады министр.

Аның фикеренчә, яшь белгечләргә һәм студентларга әзерлек юнәлешләре буенча ярдәм итәргә кирәк. "Укытучы статусын күтәрергә кирәк. Яхшы хезмәт хакыннан тыш, җәмгыять укытучыларны безнең илдә иң төп тәрбияче буларак кабул итәргә тиеш. Җәмгыятьтә укытучыларның кадерен белергә һәм хөрмәт итәргә тиеш", – дип белдерде Мәгариф һәм фән министры.

Һадиуллин яшь белгечнең уртача хезмәт хакы, сыйныф җитәкчелеген, стимуллаштыручы һәм башка түләүләрне исәпкә алып, 24 мең сум тәшкил итә, дип өстәде. "Мондый хезмәт хакы өчен барысы да эшләргә теләми", - дип билгеләп үтте ул.

Аның сүзләренә караганда, конкрет район һәм мәгариф оешмасы ихтыяҗлары өчен кадрлар әзерләүнең яхшы механизмы булып максатчан уку тора. 

Ул Татарстан мәктәпләрендә рус теле, математика, физика, химия, биология, башлангыч сыйныф укытучылары җитми, дип ачыклык кертте. 

Республиканың белем бирү оешмаларында 64 меңнән артык педагогик хезмәткәр эшли, шуларның 32 меңгә якыны укытучы һәм 16 меңнән артык тәрбияче.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International