27-29 июльдә Татарстанның Кукмара районы Лубян урман-техник колледжы базасында ТР мәктәп урманчылыкларының “Цифрлы урман” V слеты узачак.
Слет мәктәп урманчылыклары хәрәкәтен үстерү программасы һәм Татарстан Республикасында цифрлаштыру елы кысаларында узачак. Анда 31 мәктәп урманчылыгыннан 93 укучы катнашачак, барлыгы 200 дән артык кеше җыелачак. Беренче көнне укучылар өчен урман тармагының санлы трансформациясе турында лекция укыйлар. Шулай ук “Цифрлы урман викторинасы” интерактив интеллектуаль уенын үткәрү планлаштырылган.
Икенче көнне ТР мәктәп урманчылыкларының “Цифрлы урман” V слетын һәм "Яшь урманчылар" төп конкурсын ачу тантанасы узачак. Катнашучыларга «Ботаника һәм дендрология», «Таксация», «Урманнарны саклау һәм яклау», «Урман торгызу һәм урман үрчетү», «Геодезия», «Янгыннарны сүндерү» һәм «Урман хуҗалыгында машиналар һәм механизмнар» юнәлешләре буенча гамәли биремнәр эшләргә һәм берничә практик бирем башкарырга кирәк булачак. Бу елның үзенчәлеге шунда: барлык практик биремнәр дә диярлек цифрлы форматка күчереләчәк.
“Цифрлы урман” ТР мәктәп урманчылыкларының V слетының соңгы көнендә йомгак ясалачак һәм форумда җиңүчеләр бүләкләнәчәк.