Радмир Беляев химия буенча олимпиадада җиңүчегә үз киңәшчесе булырга тәкъдим итте

2022 елның 21 июле, пәнҗешәмбе

Менделеевск районы җитәкчесе Радмир Беляев элегрәк «Татарстан Ел укучысы – 2022» дип танылган Казан унынчы сыйныф укучысы Никита Перовка Менделеевскида мәгариф кластерын үстерү буенча аның киңәшчесе булырга тәкъдим итте.

"Казаннан унынчы сыйныф укучысы Никита Перов Россия командасы составында Кытай Тяньцзинында узган Халыкара химия олимпиадасында триумфаль җиңү яулады. Мондый яшь буын-барыбыз өчен дә үрнәк. Менделеевскида, химиклар шәһәрендә Никитаны көтеп калабыз. „Аммоний“ АҖ партнерларыбыз тәкъдим ясадылар инде. Мин шулай ук Никитаны шалтыратып котладым, безнең шәһәргә чакырдым", - дип хәбәр итте район җитәкчесе. 

Хәзер Менделеевскида төп игътибар белем бирү кластерын үстерүгә бирелде, ул беренче этапта профильле химия-технология лицее, аннары көллият ачылуны күздә тота. Белгечләр фикеренчә, бу шәһәрдә яшь кадрларны саклап калырга ярдәм итәчәк.

"Әлбәттә, халыкара мәйданчыкларның ничек эшләвен күргән егет-кызлар безгә бик кирәк. Проект өстендә бергәләп эшләячәкбез. Никитаны белем бирү кластерын булдыру буенча киңәшче итеп күрергә теләр идем", - дип билгеләп үтте Беляев. 

Никита Перов хәзер турнирдан әйләнеп кайта һәм Сочига «Сириус» белем бирү үзәгенә барырга җыена, көзгә кадәр укучыны Менделеевскида көтәләр. Исегезгә төшерәбез, укучыны җиңүе белән Россия Президенты Владимир Путин котлады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International