Быел 15 пилот университет стартап-студиясен булдыруга 1,5 млрд сум юнәлдереләчәк

2022 елның 21 июле, пәнҗешәмбе

«Университет технологик эшкуарлыгы платформасы» федераль проекты кысаларында 22 июльдә белем бирү оешмаларын сайлап алу конкурсы старт ала. Быел аларны булдыру өчен 1,5 млрд. сум бүлеп биреләчәк.

Элегрәк Россия Хөкүмәте рәисе Михаил Мишустин университет стартап-студияләрен төзүгә субсидияләр бирү кагыйдәләрен раслау турында хәбәр итте. Якындагы өч елда бу максатларга федераль бюджетта 4,5 млрд. сум каралган.

Стартап-студияләр булдыру проекты Россия Мәгариф һәм фән Министрлыгы һәм инфраструктур һәм мәгариф программалары фонды тарафыннан гамәлгә ашырыла.

Россия Мәгариф һәм фән министрлыгы башлыгы Валерий Фальков белдергәнчә, университет стартап-студияләре проектында катнашу яшьләргә бизнес-идеяне киң колачларга һәм аның үсешенә инвестицияләр җәлеп итәргә мөмкинлек бирә.

Конкурс сайлап алуында үз базасында университет стартап-студиясен оештырырга ниятләгән югары уку йортлары һәм консорциумнар катнаша ала. Консорциум составына берничә уку йорты, шулай ук физик (тәҗрибәле технологик эшмәкәрләр) һәм юридик затлар (индустриаль яки технологик партнерлар, корпорацияләр, шул исәптән дәүләт, фәнни-җитештерү предприятиеләре һәм гамәлдәге стартап-студияләр) керә ала. Сайлап алу өчен гариза бер вуздан — коллектив катнашучының лидерыннан бирелә. Кандидатларның технологик стартапларга ярдәм итү тәҗрибәсе, шулай ук кирәкле ресурслар: кадрлар, матди-техник һәм башкалар булырга тиеш.

Гаризалар оештыручының түбәндәге электрон адресы буенча кабул ителәчәк: startup@fiop.site. Аларга видеопрезентация куярга кирәк - вуз ректорының стартап-студияне үстерү программасы турында кыскача хикәя белән мөрәҗәгате. Конкурс документлары һәм катнашучыларга таләпләрнең тулы исемлеге Инфраструктур һәм мәгариф программалары фонды (ФИОП): https://fiop.site/uss/ сайтында бастырылган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International