Россия Президенты Владимир Путин Бөтенроссия балалар һәм яшьләр хәрәкәтенең Күзәтчелек советы башлыгы булачак. Дәүләт башлыгы «Зур тәнәфес» конкурсы финалистларының тәкъдимен кабул итте.
«Яңа Хәрәкәт белән аралашу миңа да, коллегаларыма да файдага булыр дип өметләнәм», – дип белдерде Президент балалар белән онлайн-очрашу барышында.
Ул искәрткәнчә, Бөтенроссия балалар һәм яшьләр хәрәкәте мәктәп укучылары инициативасы белән булдырыла, ул балалар һәм яшүсмерләр өчен ачык, кызыклы һәм заманча киңлек булачак.
Президент хәбәр иткәнчә, быел конкурста дүрт миллионга якын кеше катнашкан. Ул шулай ук «Зур тәнәфес» берләшмәсе киң колач җәя бара, ул балаларны, аларның ата-аналарын һәм педагогларны берләштерә, үз сәләтләрен ачу, яңа дуслар табу, төрле белгечлекләр белән танышу һәм Остазлар ярдәме белән тормышта дөрес юл сайлау өчен киң мөмкинлекләр бирә, дип билгеләп үтте.
«Сез үз идеяләрегезне һәм хыялларыгызны тормышка ашыра алырсыз, шикләнмим. Иң мөһиме-үз-үзеңә, үз көчеңә ышанырга. Теләсә кайсы эштә, һәр һөнәрдә үз алдыгызга амбициоз, кыю максатлар һәм бер-бер артлы адым куегыз, билгеләнгән үрләрне яулагыз. Илебезнең киләчәге сезгә бәйле», - дип йомгаклады Владимир Путин.