«iВолга» ИФО Яшьләр форумына тамашачыларны теркәү дәвам итә

2022 елның 21 июле, пәнҗешәмбе

Самара өлкәсендә 21-29 июльдә Идел буе федераль округының «іВолга» яшьләр форумы узачак. Форумның белем бирү һәм мәдәни-күңел ачу программасын 14 яшьтән теләгән һәркем карый ала.

Моның өчен 2022 елның 27 июленә кадәр Форумның рәсми сайтында теркәлергә кирәк. https://ivolgaforum.ru), «теркәлү» төймәсенә басыгыз һәм кыска форма тутырыгыз.

Идел буе федераль округының яшьләр форумы 2013 елдан бирле Россия Федерациясе Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле Игорь Комаров патронаты астында Самара өлкәсендә үткәрелә. Самара өлкәсе Хөкүмәте, яшьләр эшләре буенча Федераль агентлык ярдәме белән оештырыла. Самара өлкәсе губернаторы Дмитрий Азаров та иҗади яшьләргә ярдәм итүгә зур игътибар бирә. 

Форумның белем бирү программасы 4 сессиядән тора. Беренчесе Soft Skills эшләүгә юнәлтеләчәк, икенче һәм өченче - сменаларның тренинг программасы тормышка ашырыла, дүртенчесе - Open Space форматындагы белем бирү модульләрен үткәрүне күздә тота.

Катнашучылар көн саен үзләре өчен яңа мәйданчыкны сайлый алачаклар. Белем бирү өлешеннән соң аларны мәдәни-күңел ачу программасы көтә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International