Бу язда Яр Чаллыга Донбасстан күченеп килгән тугызынчы сыйныф укучылары укуларын Автошәһәрдә дәвам итәргә ниятли. Бу хакта матбугат конференциясендә ТРда Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкилнең Автошәһәр буенча җәмәгать ярдәмчесе Ольга Силаичева сөйләде.
Быел Донбасстан барлыгы дүрт бала Чаллы мәктәпләрен тәмамлаган. «Алар арасында өч тугызынчы сыйныф укучысы һәм унберенче сыйныф укучысы бар. Бу укучылар инде аттестатлар алдылар. Тугызынчы сыйныф укучылары медицина көллиятенә, Поташев исемендәге техник көллияткә һәм сәүдә-технология көллиятенә укырга керергә планлаштыралар», - дип хәбәр итте Силаичева.
Чаллы мәктәбендә аттестат алган унберенче сыйныф укучысы гаиләсе белән Иваново шәһәренә китә. «Керү өчен уку йортын ул урында сайлаячак», — дип аныклады спикер.
Ольга Силаичева балаларның Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил ярдәмчесенең аерым контролендә булуын билгеләп үтте. «Мин безнең шәһәр өчен бик мөһим мәсьәлә дип саныйм, без алар үзләрен ялгыз тоймасын өчен барын да эшлибез. Мәгариф идарәсе һәм, әлбәттә, ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан ярдәм күрсәтелә», - дип өстәде докладчы.