Казанда «Глаголица» IX халыкара бәйсез әдәби премиясендә катнашу өчен эшләр кабул ителә. Анда рус һәм татар телләрендә язучы 10-17 яшьлек язучылар һәм шагыйрьләр катнаша ала.
Катнашу өчен 19 сентябрьгә кадәр конкурс сайтында теркәлергә, анкета тутырырга, конкурс турында нигезләмәне өйрәнергә һәм шәхси кабинетта күрсәтелгән таләпләргә туры килә торган конкурс эшен беркетергә кирәк. 24 октябрьгә кадәр танылган язучылар кергән жюри премиядә катнашучыларның озын һәм кыска исемлеген билгеләячәк. Иң яхшы эшләрне Андрей Усачев, Наринэ Абгарян, Нина Дашевская, Сергей Махотин, Виктор Лунин, Ркаил Зәйдулла, Галимьян Гыйльманов, Рөстәм Галиуллин, Рифат Сәлах һәм башкалар билгеләячәк. Конкурс бушлай, оештыру взнослары каралмаган.
Конкурсның төп өлешен 13-18 ноябрьдә балалар лагерында әдәби смена вакытында үткәрәчәкләр. Барлык катнашучыларны мәдәни программа һәм танылган язучылар, журналистлар һәм тәрҗемәчеләр белән мастер-класслар көтә, дип хәбәр итә бәйгене оештыручы – «Бәхетле тарихлар» хәйрия фонды.
Бүләкләү тантанасы 18 ноябрьдә «Әкият» курчак театрында узачак. Премиянең приз фонды: әдәби сменага 140 юллама, кыска исемлектәге 140 альманах, 36 планшет, кече китапханә комплекты, шулай ук «Глаголица» премиясенең төп призлары булган 9 «Бәллүр каләм» сыны.