«Мәктәп. Уйлап чыгарылмаган вакыйгалар» Бөтенроссия конкурсына гаризалар кабул ителә башлады. Ул Россия Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан Россия мәктәп укучылары хәрәкәте һәм «Мәгариф» компанияләр төркеме белән берлектә үткәрелә.
Конкурста 17 яшькә кадәрге балалар һәм яшүсмерләр, аларның әти-әниләре һәм педагоглары катнаша ала. Катнашучылар иҗади эш – хикәя, иллюстрация белән хикәя, аудиорассказ, видеоролик, комикс тәкъдим итәргә тиеш.
Эшләр 31 августка кадәр рдш.рф сайтында кабул ителә.
Конкурста җиңүчеләр «Артек» Халыкара балалар үзәгенә юлламалар һәм Россия мәктәп укучылары хәрәкәтеннән призлар алачак. Аларның тарихлары «Мәгариф» дәүләт корпорациясе нәшер итәчәк китапка керәчәк.