Укытучылар “Классная тема” тамашасында үзләренең педагогик табышларын күрсәтәчәкләр

2022 елның 23 июле, шимбә

Илебезнең иң якты, заманча, аудиторияне мавыктыра һәм иң катлаулы материалны да аңлата алучы педагогын «Классная тема» тапшыруында сайлаячаклар. Укытучылар турында телепроектта катнашу өчен педагогларны бөтенроссия сайлап алу этабы башланды. Тапшыру Россия Президенты Владимир Путин йөкләмәсе буенча «Россия  1» телеканалы һәм Россия Мәгариф министрлыгы тарафыннан VK компаниясе ярдәмендә төзелә.

Тапшыруда илнең теләсә кайсы төбәгеннән укытучы катнаша ала.

Укытучыга үзе турында сөйләргә, үз фәне буенча тест узарга һәм үзе тәкъдим иткән видеовизитканы төшерергә туры киләчәк.

Бөтенроссия сайлап алуында түбәндәге фәннәрне алып баручы педагоглар катнаша ала:
– математика;
– химия;
– биология;
– география;
– тарих;
– физика;
– рус теле һәм әдәбияты.

«Классная тема» тапшыруы хәзерге заман педагогикасының мөмкинлекләрен һәм аның иң мөһим өлешен – укытучыларны күрсәтәчәк. Ачык тавыш бирү лидерлары булачак җиде педагог «Россия 1» телеканалында финал гранд-тапшыруда чыгыш ясаячак.

Гранд-тапшыруда тамашачылар гына түгел, ә студия кунаклары – популяр медиа персоналар да катнашачак. Җиңүчегә төп приз – федераль телеканалда үзенең автор телетапшыруын булдыру.

Сайлап алуда катнашу өчен гаризаны 10 августка кадәр сылтама буенча «ВКонтакте» мини-кушымтасында бирергә мөмкин. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International