Төп белем бирү программалары буенча укучы ятим балалар 23 яшькә кадәр дәүләт ярдәме алачак. Мондый закон 25 июльдән үз көченә керә.
Аларга тиешле ташламалар арасында - шәһәр һәм шәһәр яны транспортында бушлай йөрү хокукы, кием һәм аяк киеме комплекты. Шулай ук дәүләт ярдәме уку чорында ата-аналарын югалткан балаларга да кагыла.
Элек ятим балалар 18 яшькә кадәр дәүләт ярдәменә хокуклы булган, аннары, мәктәпне тәмамлаучы көллияткә яки вузга кергән булса, яңадан торгызылган. Әмма күп кенә укучыларга 18 яшь әле мәктәптә үк тула. Һәм элекке закон буенча, алар һөнәри программалар буенча белем ала башлаганчы, үзләренә тиешле ташламалардан мәхрүм ителә иде.