Түбән Камада абитуриентлар өчен 2,2 меңнән артык бюджет урыны әзерләнде

2022 елның 25 июле, дүшәмбе

Абитуриентларны Түбән Камада ун учреждение — ике вуз һәм сигез урта махсус уку йорты кабул итә. Кабул итү комиссиясе эшен 15 августка кадәр дәвам итәчәк, дип хәбәр ителә шәһәр администрациясе телеграм-каналында.

11 сыйныфны тәмамлаучылар БДИ нәтиҗәләре буенча керәләр һәм ГТО нормаларын тапшыру өчен баллар алу, Бөтенроссия олимпиадаларында иреклелек һәм җиңү өчен өстәмә мөмкинлеккә ия булалар, ә 9 нчы сыйныф укучылары аттестатның уртача баллы буенча керәләр.

Түбән Кама районы мәгариф идарәсе башлыгы Айдар Гарифуллин сүзләренә караганда, техник профильле югары белемне — Түбән Кама химия-технология институтында, ә социаль-гуманитар белемне В.Г. Тимирясов исемендәге Казан инновацион университетында алырга мөмкин. Бүгенге көндә 480 бюджет урыны бүлеп бирелгән. Укыту көндезге, көндезге-читтән торып һәм читтән торып уку форматында уза.

Урта һөнәри белемне Лемаев исемендәге нефть химиясе һәм нефть эшкәртү көллияте, Королев исемендәге политехник колледж, индустриаль техникум, шулай ук махсус профильле учреждениеләр — педагогик, медицина, музыка, күппрофильле һәм агросәнәгать көллияте тәкъдим итте. Моннан тыш, базада урта махсус белемне КИУда да алырга мөмкин.

Быел шәһәр көллиятләрендә барлыгы 50дән артык юнәлеш буенча 1 745 кеше бушлай белем ала алачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International