Мәктәп директорларын һәм баш табибларны чыгымнарын декларацияләргә мәҗбүр итәргә мөмкиннәр

2022 елның 25 июле, дүшәмбе

РФ Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгы түрәләрнең, бюджет учреждениеләре һәм дәүләт корпорацияләре җитәкчеләренең чыгымнарын контрольдә тотуны катгыйландыру өчен Законнарга коррупциягә каршы төзәтмәләр әзерләгән. 

Идея авторлары Дәүләт һәм муниципаль учреждениеләр башлыкларына үз чыгымнары, шулай ук ир белән хатын һәм балигъ булмаган балаларының чыгымнары турында хисап тотарга йөкләргә ниятли. Бу категориягә мәктәп директорлары, хастаханәләр һәм поликлиникаларның баш табиблары, балалар бакчалары мөдирләре керә.

Хәзер дәүләт һәм муниципаль учреждение җитәкчеләренә керемнәре, мөлкәте һәм мөлкәти характердагы йөкләмәләре турында гына хәбәр итәргә кирәк. Шул ук вакытта түрәләр керемнәре, чыгымнары турында да хисап тота.

Закон кабул ителгән очракта, бу яңалык 206,6 мең россиялегә кагылырга мөмкин. Росстат мәгълүматларына караганда, агымдагы елның 1 апреленә илдә нәкъ менә шул кадәр дәүләт һәм муниципаль учреждение исәпләнгән.

Моннан тыш, Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгы җыелма керем белән чагыштырганда критерийны үтәгәндә декларацияләнергә тиешле килешүләр исемлеген киңәйтергә тели. Сүз кредитларны алу һәм түләү, милекне сатып алу һәм кредитларны рефинанслау турында бара.

Ведомство матбугат хезмәтендә инициатива 19 июльдә узган закон проектлары белән эшләү буенча Хөкүмәт комиссиясе утырышында хуплануын расладылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International