Федераль педагогик үлчәүләр институты БДИ-2023 өчен биремнәр эшләүгә кереште. Нигездә - быелгы имтиханнар нәтиҗәләре. БДИ-2022 беренче тапкыр 11 ел элек кабул ителгән стандартлар буенча узды.
Монда төп урын фактларны, даталарны яки формулаларны белү генә түгел, ә аларны гамәли куллану да. Мәктәп баланы анализларга, системалаштырырга, сайлап алырга һәм мәгълүматларны куллана белергә, алар нигезендә нәтиҗәләр ясарга өйрәтергә тиешлегенә басым ясалды.
Шуңа күрә 2021 елда БДИның контроль-үлчәү материалларына билгеле бер үзгәрешләр кертелде: практик күнекмәләргә басым ясалды, һәр предметта 4тән алып 6 биремгә кадәр яңартылды.
Исегезгә төшерәбез, БДИда төп чорда 2022 елда 690 меңнән артык кеше катнашты, шуларның 6,5 меңнән артыгы имтиханнарда 100 балл алды. Шуның 100әр баллын ике фән өчен 381 кеше җыйды. 300әр балл җыйдылар.
Инде ничәнче ел җәмгыять белеме сайлау буенча иң массакүләм имтихан булып кала, әмма соңгы елларда информатика активлыгын арттыра.
- Информатика фәнен тапшыручылар елдан ел арта - һәр ел саен 8-9 мең укучы җыела, - дип сөйләде Анзор Музаев. - Быел ул физиканы узып китеп, сайлау буенча предметлар арасында 3 нче урынга чыкты, 100 меңнән артык чыгарылыш сыйныф укучысы нәкъ менә информатиканы сайлады. Бәлки, киләсе елда бу предмет яки биология белән тигезләнәдер, яки хәтта аннан артып та китер.
Яңа үзгәрешләр 2022 елның 1 сентябренә кадәр игълан ителәчәк.