Мөрәҗәгатьләрнең төп темалары - балалар-ата-аналар мөнәсәбәтләре һәм баланың яшьтәшләре белән үзара аралашуы.
Ярты ел эчендә Татарстанда балалар ышаныч телефонына 20,5 меңгә якын шалтырату кергән. Ел саен шалтыратулар саны 20 %тан артыгракка арта - узган елның шушы чорында белгечләр консультациясе өчен республиканың 17 мең 234 кешесе мөрәҗәгать итте.
Татарстанлыларны нигездә балалар-ата-аналар мөнәсәбәтләре һәм баланың яшьтәшләре белән үзара аралашуы борчый. Шулай ук балалар белән рәхимсез мөгамәлә итү, уку, суицид, буллинг һәм интернетта янаулар мәсьәләләре буенча шалтыратулар булды.
Бердәм гомумроссия ышаныч телефонына Татарстанның 5 оешмасы тоташтырылган, алар арасында Казанның «Доверие» балаларга һәм яшьләргә психологик-педагогик ярдәм үзәге дә бар. Шалтыратулар авыр тормыш хәлендә калган балаларга ярдәм итү фонды программалары буенча өстәмә әзерлек узган дипломлы педагог-психологлар кабул итә.
Балалар кайнар линиясе телефоны аша мөрәҗәгать итәргә була:+7(800)200-01-22.