Быел «Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит» республика проекты Донецк һәм Луганск халык республикаларыннан килгән 300 дән артык баланы колачлаячак. Бу хакта «Бердәм Россия» нең җәмәгатьчелекне кабул итү бүлмәсендә ТР Мәгариф һәм фән министры урынбасары Алсу Әсәдуллина сөйләде.
«Без ДХР һәм ЛХРдан 300 дән артык баланы үз игътибарыбыз белән колачлыйбыз. Алар өчен мәктәп кирәк-яраклары тутырылган портфельләр әзерлибез. Әти-әнисез кайткан балаларга, ә андыйлар бездә дә бар, адреслы ярдәм күрсәтәчәкбез. Аларның әти-әниләре исән, әмма Украина территориясендә калды», - дип белдерде ул.
«Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит» акциясе Татарстанда 2007 елдан бирле үткәрелә. Уку елы алдыннан беренче сыйныф укучылары яңа букчалар ала, аларда уку өчен кирәк булган бөтен нәрсә дә бар. Комплект составы ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы педагоглары һәм хезмәткәрләре тарафыннан расланган.
Акциядә катнашырга теләүчеләр өчен «Бердәм Россия» нең Татарстан бүлеге тарафыннан махсус счет ачылды. Сәяси партиянең барлык районнарында да җәмәгать кабул итү бүлмәләре бар, анда татарстанлылар портфельләр һәм язма кирәк-яраклар алып килә ала.
Быел Татарстаннан 55,3 меңнән артык бала беренче сыйныфка барачак. Ата-аналары мәктәпкә тулы әзерлек белән тәэмин итә алмый торган балалар бүләк портфельләре алачак. Узган ел республика буенча андыйлар 15 меңнән артык булган, быел акциядә катнашучыларның төгәл саны август ахырына билгеле булачак.