Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы Мәгариф
һәм фән министрлыгы
рус
тат
eng
Сорау бирү
Министрлык
Максатлар һәм бурычлар
Министрлык җитәкчелеге
Министрлык структурасы
Мәгариф өлкәсендә күзәтчелек һәм контроль департаменты
Иҗтимагый совет
Мәгариф өлкәсе эш юнәлешләре
Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министрлыгының тарихы
Максат һәм бурычларны гаммәви формалаштыру
Күрсәтелгән хезмәтләргә бәйсез бәя бирү
Эшчәнлек
Программалар, проектлар һәм чаралар
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
Югары һәм урта белем
Гомуми белем
Балаларга тәрбия, өстәмә белем бирү
Терроризмны кисәтү
Коррупциягә каршы тору
Архив
Документлар
Мәгълүмат-телекоммуникация “Интернет” челтәрендә ачык мәгълүмат формасында урнаштырылган мәгълүмат белән куллану шартлары
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
Норматив документлар
Хезмәт хакы түләү системасы
Укытучылар хисабын киметү буенча киңәшләр
Матбугат хезмәте
Атналык план
Пресс-релизлар
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Элемтә өчен мәгълүмат
Гражданнар мөрәҗәгатьләре
Бөтенроссия гражданнарны кабул итү көне
Гражданнарны кабул итү
Гражданнар мөрәҗәгатен карау тәртибе
Интернет аша кабул итү
Мөрәҗәгать статусын тикшерү
Гражданнар өчен бушлай юридик ярдәм
Гражданнар мөрәҗәгатьләрен анализлау
Элемтә өчен мәгълүмат
Татарстан Республикасы Министрлыклары
Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы
134 укучы – аттестатсыз
2013 елның 5 июле, җомга
Рособрнадзор бердәм дәүләт имтиханнарында югары балл туплаган укучыларның эшен кабат тикшерергә тәкъдим иткән иде. Быел 100 баллык нәтиҗәләр буенча Брянск өлкәсе, Калмыкия, Чуашия Республикалары рекорд куйды.
Илдә барлыгы 1800 кеше 100 балл туплаган иде. Тикшерүләр әлегә 600 кешенең белеме акланмавын күрсәтә. Иң күп вундеркиндлар Брянскида булганга, эшләрне 10 фән буенча тикшерәләр. Калганнарында – 4-8 фәннән. Брянскида моны, укучыларның күпчелеге төнлә Интернетка урнаштырылган биремнәрне чишеп, күнекмә алган балалар, дип аңлаталар. Биредә бәйләнергә артык урын юк: укучылар сынауда күчермәгән, баллар саны да бергә генә арттырылган. Чуашия Мәгариф министрлыгы, 100 баллны очраклы гына җыючы юк, дип аклана. Узган ел анда математикадан иң югары баллык бер эш тә булмаса да, быел “акыллыбаш”лар саны 46га җиткән. Монда да Интернетка куелган биремнәрнең технологиясен укучылар бер төн эчендә үзләштергән булып чыкты. Калмы-киядә 100 балл туплаучылар узган елга караганда азрак икән. Чыннан да, барысына да контроль үлчәм материалларының Интернетка чыгарылуы сәбәп булып тора икән, ул очракта укучыларга кисәтү ясау мөмкин түгел.
Шул ук вакытта аттестатсыз калучыларның саны да кимегән. Былтыр Россиядә 25 мең егет һәм кыз мәктәптән белешмә алып чыккан булса, быел андыйлар 16 меңнән артык. Татарстанда исә 134 кеше (2012 елда – 233) аттестат алырга лаек түгел дип табылган. Бездә югары баллык эшләр 416 дип исәпләнә. Узган ел аны109 кеше җыйган иде. Республиканың фән комиссияләре рус теле, тарих, информатика, химия, физикадан – 90 һәм аннан югарырак баллы БДИ нәтиҗә¬ләрен кабат тикшерде. Нәтиҗәләр үзен аклады.
«Ватаным Татарстан» материаллары буенча
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
14
апрель, 2026 ел
Татарстанда укытучыларга торак арендалауны компенсацияләү өчен гаризалар кабул итү 30 апрельгә кадәр озайтылды
Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы педагогик хезмәткәрләргә түләүгә конкурс нигезендә сайлап алуны уздыру һәм гаризалар кабул итү срокларын озайтты.
Татарстан Республикасында 9 нчы һәм 11 нче сыйныфларны тәмамлаучылар саны 4,2 мең кешегә арткан
Татарстанда быел тугызынчы һәм унберенче сыйныфларны тәмамлаучылар саны 2025 ел белән чагыштырганда 4,2 меңгә диярлек арткан.
Татарстанның иң яхшы методистларына 172 мең сумга кадәр акча түли башлаячаклар
Татарстанда «Безнең иң яхшы методист» акчалата бүләкләү тәртибен расладылар. Тиешле карарны республика министрлар кабинеты кабул итте, хәзерге вакытта ул коррупциягә каршы экспертиза уза.
ТР экспертлары балалар бакчаларында "Игелекле уеннар" ны эшләтеп җибәрүне мөһим дип атады
Россиядә 2026 елның 1 сентябреннән балалар бакчаларында «Игелекле уеннар» үткәрелә башлаячак. Проект балаларда уен формасында рухи-әхлакый кыйммәтләр формалаштыруга юнәлдерелгән.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз