Азнакай районында полициядә исәптә торучы үсмерләрнең тәртибен төзәтүнең нәтиҗәле юлын тапканнар

2013 елның 5 июле, җомга
Төрле җитәкчеләргә, шул исәптән район башлыгына да тәрбиягә авыр бирелгән берәр баланы беркеткәннәр.
Район башкарма комитеты рәисенең социаль мәсьә¬ләләр буенча урынбасары Дамир Гыйләҗев әйтүенчә, бү¬ген балигъ булмаган балалар белән эшләү комиссиясендә 64 бала исәптә тора. “Мондый юнәлештә бер генә ел эшләсәк тә, җәмәгать тәрбиячесе билгеләүнең файдасы бар. Балалар иң күбе 5-6 ай дигәндә учеттан төшерелә”, – ди ул. Билгеле, исемлекне тикшерү, балаларга тәрбияче билгеләү эше озакка сузылган. Чөнки тәрбияче роленә лаек булырдай белгечләр ки¬рәк. Аннан бала психологиясе дигән нәрсә дә бар.
Әйтик, Азнакай ветераннар советы рәисе Миргасыйм Кәримов 12 яшьлек малайның тәртибе өчен җавап бирә. “Башта укытучылар коллективын җыеп, проблеманы уртага салып сөйләштек. Ул баланың әтисе башка гаиләдә яши булып чыкты. Димәк, аңа ата назы җитми. Начар бала түгел. Бакчабыздагы чия агачына су сибү, төбен йомшартуны йөкләдем. Уңышы үзеңә булачак, дидем. Басуга алып чыгып, кырларны күрсәттем, машина йөртергә өйрәттем. Өйгә алып кайтып, мунча керттем. Без аның белән көн саен кичке сәгать 7-8ләрдә сөйләшеп торабыз. Миңа көн¬не ничек уздыруы хакында сөйли. Игътибар бирүем, аңлавым аңа бик ошый”, – ди Миргасыйм абый. Чыннан да, малай хәзер “абый”сына бик ияләшкән инде. Киләчәктә аннан аерылырга теләми. “Абый, контракт вакыты беткәч, син мине ташларсыңмы инде?” – дип сорый икән. “Юк, мин сине укытып бетерәм, аннан армиягә җибәрәм. Исән булсам, кайткач, туеңны да үткәрәм әле”, – дип вәгъдә биргән Миргасыйм абый.
Азнакай хатын-кызлар советы рәисе Зимфира Мөхәммәдьярова әти-әнисе үлгән, апасы тәрбиясендә яшәүче 13 яшьлек кызның тәрбиясен яхшырту өчен тырыша. Башта ул начар билгеләргә укыса, хәзер укуы алга киткән. Бүген аның билгеләре – “4” тә “5”. “Атнаның сишәмбе, җомга көннәрендә өйгә көндәлеген күрсәтергә килә. Кызым белән аралаша”, – ди Зимфира ханым.
Игътибар, ышаныч, яклаучы кешең булу... Менә шуны тою балаларга хаталарны кабатламаска, туры юлны сайларга булыша да инде. Шәхси үрнәктә тәрбияләүдән тыш, аларга төрле түгәрәкләрдә шөгыльләнү мөмкинлеге дә тудырылган. Физик көч рухны ныгытырга булыша. Ә инде авто, радиоклубтагы техникалар үсмерләрнең күзен яндыра. Әкренләп аларга техника җене кагыла башлый. Психология буенча бармаклар белән эшләү баш миенең эшчәнлеген яхшырта. Урамда йөрергә буш вакытлары калмый. Шәһәрдә ачылган картинг клубында 121 бала шөгыльләнсә, шуларның 40ы – комиссиядә исәптә торучылар. Педагоглар Ринат, Мирсәлим абыйларының дәресләре аларда зур кызыксыну уята икән. Патриотик клубның да йогынтысы зур. Кыскасы, тәрбиягә авыр бирелә торган балаларны түгәрәкләргә җәлеп итү дә нәтиҗәсен бирә.
“Ак мәчет”нең имам-хатыйбы Әмирҗан Якупов әйтүенчә, элегрәк мәчеткә 7-8 бала йөрсә, хәзер аларның саны 30га җиткән. “Зәңгәр мәчет” каршында оештырылган мәдрәсәдә 100дән артык бала дин сабагын өйрәнә. “Аларны әти-әниләрен, олыны-кечене хөрмәт итәргә, әдәпле-инсафлы булырга өндибез”, – ди хәзрәт.
Җәмәгать тәрбиячеләре әйтүенчә, хәзер балалар әшәке усал түгел. Баштарак андыйлар күбрәк булган икән. Үсмерләр белән уртак тел таба, аларның сәләтен күреп, үсендерә белгәндә, игътибарыңны кызганмаганда, алар да кадерле кешеләренең йөзенә кызыллык китерергә ярамаганлыгын аңлыйлардыр.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International