М.И. Мәхмүтов исемендәге дәүләт премиясен алуга лауреатлар кандидатуралары билгеләнде

2022 елның 11 августы, пәнҗешәмбе

9 августта Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институтында эксперт комиссиясе тарафыннан М.И. Мәхмүтов исемендәге Татарстан Республикасы Дәүләт Премиясен алу өчен конкурс сайлап алуының финалистлары һәм дәгъва кылучылар билгеләнде. Премияне бирү буенча Комитет каравына түбәндәге кандидатуралар тәкъдим ителде:

- Әлфия Мәсәлимова, КФУ Психология һәм мәгариф институтының югары мәктәбенең педагогика кафедрасы мөдире, «Профессиональ булмаган педагогик эшчәнлекне тормышка ашыруга остазларны корпоратив әзерләү теориясе һәм методикасы» эшләнмәсе;

- Елена Скобельцына, КФУның Н.И. Лобачевский исемендәге лицей директоры, «Университет – лицей: фән, мәгариф, җитештерү» мәгариф кластеры моделен булдыруга авторлык карашын эшләү;

- Әлфия Галимуллина, КФУның рус әдәбияты һәм аны укыту методикасы кафедрасы профессоры, «Әдәби традицияләр, әдәбият һәм мәдәниятләр диалогы турында күзаллаулар формалаштыру» эшләнмәсе;

- Ирина Ситдыйкова, Яр Чаллы дәүләт педагогика университетының физик культура һәм спорт кафедрасы профессоры, «Педагогик белем бирү системасында ике профиль буенча Сәламәтлек саклау технологияләренең инновацион аспектлары» эшләнмәсе.

Исегезгә төшерәбез, М.И. Мәхмүтов исемендәге Татарстан Республикасы Дәүләт премиясе Татарстан территориясендә урнашкан мәгариф оешмаларының педагогик хезмәткәрләренә дидактика, педагогик кадрлар әзерләү һәм белем бирү процессына нәтиҗәле технологияләр кертү өлкәсендә зур фәнни-методик һәм гамәли казанышлары өчен бирелә.

Ел саен 5 октябрьгә һәркайсы йөз мең сум күләмендә М.И. Мәхмүтов исемендәге ике премия тапшырыла. Премия педагогларның фәнни һәм фәнни-методик эшчәнлеген стимуллаштыру һәм күренекле Россия педагогы һәм көнчыгышны өйрәнүче, Татарстан Республикасы Фәннәр Академиясе һәм Россия мәгариф академиясе академигы, Россия Федерациясенең атказанган фән эшлеклесе Мирза Мәхмүтовның истәлеген мәңгеләштерү өчен билгеләнгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International