Казан энергетика көллиятенең информатика укытучысы Раил Шәмсетдинов блогер-укытучылар советы составына керде

2022 елның 12 августы, җомга

Блогер-укытучылар советы иҗтимагый контрольнең киңәшмә-консультатив субъекты булып тора.

Блогер-укытучылар советы эшчәнлегенең максаты - җәмәгатьчелеккә Министрлык эшчәнлеге турында мәгълүмат бирү, мәгариф системасына кагылышлы мәсьәләләр турында фикер алышу, Россия Мәгариф һәм фән министрлыгы каршындагы Иҗтимагый советка тәкъдимнәр кертү, шулай ук Россия Федерациясе законнарында каралган башка мәсьәләләр буенча фикер алышу өчен министрлыкның эксперт педагогик җәмәгатьчелеге белән мәгълүмати хезмәттәшлеге.

Блогер-укытучылар советы министрлык һәм блогер-укытучыларның үзара хезмәттәшлеген тәэмин итәргә, җәмгыятьнең игътибарын укытучы һөнәренең абруен күтәрү темасына җәлеп итәргә, педагогик университетларда һәм Россия мәктәпләрендә укучыларның уңай имиджын формалаштырырга, шулай ук педагоглар эшен популярлаштыруга ярдәм итәргә тиеш.

Конкурс нигезендә сайлап алынган кандидатлар блогер-укытучылар Советының персональ составы Россия Федерациясе Мәгариф министрлыгының Эксперт советы тарафыннан раслана.

Блогер-укытучылар советы составына Казан энергетика көллиятенең информатика укытучысы, Урта һөнәри белем бирү системасында Татарстан Республикасының иң яхшы укытучысы (2013); ПНПО кысаларында Россия Федерациясенең иң яхшы укытучысы (2014); «ПолитСтартап» Бөтенроссия проекты җиңүчесе Шамсутдинов Раил Рафаэль улы керде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International