Түбән Камада яңа уку елына балалар бакчаларын кабул итү тәмамланды

2022 елның 15 августы, дүшәмбе

Түбән Камада мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләрен яңа уку елына традицион кабул итү тәмамланды. Барлык балалар бакчалары да 100% ка кабул ителгән, дип сөйләде «Татар-информ» агентлыгына мәктәпкәчә белем бирү идарәсе җитәкчесе Светлана Андрианова.

Белгечләрнең төп бурычы-мәктәпкәчә учреждениенең уңайлы, куркынычсыз һәм файдалы булуында инану.

Беренче эш итеп комиссия янгын куркынычсызлыгына игътибар итә. Бу этапта сигнализацияне генә түгел, запас чыгу юлларын, янгын сүндергечләрне, видеокүзәтү камераларын да тикшерәләр. Тикшерүчеләрнең һәркайсы үз юнәлеше өчен җавап бирә. Берәүләр ашханәне карый, икенчеләре документацияне өйрәнә, өченчеләре бакчаның санитар торышы буенча хисап төзи.

Төркемнәрдә тәрбия-белем бирү мохитен әзерләүгә зур игътибар бирелә. Белгечләр уенчыклар, пособиеләр, җиһазлар булуга игътибар итәләр, шулай ук урамдагы верандларның торышын өйрәнәләр. 

Татарстан Республикасы Түбән Кама районы матбугат хезмәте мәгълүматлары буенча, 93-нче номерлы балалар бакчасында грант акчасына метеостанция ясаганнар. Биредә балалар табигать күренешләре һәм Ел фасыллары турында белә алалар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International