20 августта «Югары белем бирү мәгариф оешмаларында студентлар үзидарәсенең иң яхшы практикасы» Бөтенроссия конкурсында катнашу өчен гаризалар кабул итү башлана.
Катнашуга югары уку йортларының студент берләшмәләре чакырыла.
Конкурс берничә этапта узачак. 20 сентябрьгә кадәр сайтта гаризалар кабул итү дәвам итәчәк. Алга таба жюри 14-16 ноябрьдә тәкъдим ителгән проектларны онлайн-яклау белән чыгыш ясаячак финалистларны билгеләячәк.
Тулырак мәгълүмат белән сайтта танышырга мөмкин.