Россия фәнни фонды алты конкурска гаризалар кабул итә башлау турында игълан итә. Алар арасында генетик тикшеренүләрне гамәлгә ашыручы лабораторияләргә ярдәм итү буенча конкурс; дисциплинарара тикшеренүләр конкурсы; дөнья дәрәҗәсендәге фәнни лабораторияләргә ярдәм итү буенча конкурс; аерым фәнни төркемнәр конкурсы; шулай ук элегрәк бирелгән грантларны (дөнья дәрәҗәсендәге фәнни лабораторияләр һәм аерым фәнни төркемнәр) озайтуга ике конкурс.