Алабугада Мәктәп укытучыларының XII Халыкара фестивале үтә

2022 елның 16 августы, сишәмбе

Бүген Алабугада Мәктәп укытучыларының XII Халыкара фестивале старт алды. Ул 17 августка кадәр Казан федераль университетының Алабуга институтында узачак. Өч көн дәвамында укытучылар тәҗрибә уртаклашачак.

Фестивальне ачу тантанасы шәһәр Мәдәният сараенда узды. Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева «Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит» акциясендә катнашты. 

Фестивальдә Россия һәм чит илләрдән 1600 укытучы, галим һәм белгеч, йөздән артык модератор һәм спикер катнаша.

Өч көн дәвамында лекция, мастер-класс, фикер алышу, түгәрәк өстәл һәм башка чаралар узачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International