ДХР һәм ЛХР укучылары «Университет профильле белем бирү сменалары» проектында актив катнашалар.
Россия педагогика югары уку йортлары мәйданнарында Донецк һәм Луганск халык республикаларыннан килгән балалар Россия тарихы һәм мәдәнияте белән танышалар.
Армавир һәм Чиләбедә чираттагы «Университет сменалары» ахырына якынлашты, Красноярск, Түбән Новгород, Новосибирск һәм Грозныйда алар дәвам итә, ә Ярославль, Волгоград һәм Омск яңа катнашучыларны каршы ала.