Донбассның һәм азат ителгән территорияләрнең 100дән артык мәктәбе 1 сентябрьдә ачылуга әзер. Бу хакта «Россия 24» телеканалына биргән интервьюсында Россия Федерациясенең мәгариф министры Сергей Кравцов хәбәр итте.
"Биш территориядә ачылачак мәктәпләр саны, Харьков өлкәсен дә кертеп, 1 200 дән артып китә", – диде ул.
Сергей Кравцов ассызыклаганча, бу төбәкләрдә дәреслекләр мәсьәләсе тулысынча хәл ителгән – барлык мәктәпләргә бушлай дәреслекләр белән тәэмин итү дәвам итә. Китапханәләргә 5 миллионнан артык китап кайта.
Азат ителгән территорияләрдәге укытучылар квалификация күтәрү курслары уза. Мәгариф һәм фән министрлыгы башлыгы сүзләренә караганда, яңадан әзерләгәннән соң педагоглар Россия стандартларының югары сыйфаты турында уңай бәялиләр һәм алар буенча эшләргә әзерләр. Үз чиратында, аларның Россия хезмәттәшләре Донбасска барырга һәм җирле мәктәпләрдә укытырга әзер булуларын белдерә.