Елдан-ел илебезнең чыгарылыш сыйныф укучылары тормышларын педагогик эшчәнлек белән бәйләргә телиләр һәм педагогик вузларга укырга керәләр. Бу хакта «Россия-24» каналына биргән интервьюсында Россия Федерациясенең мәгариф министры Сергей Кравцов хәбәр итте.
«Узган ел педагогик белгечлекләр мәгълүмати технологияләр һәм медицина юнәлешләреннән соң популярлык буенча өченче урынга чыкты. Быел педагогик белгечлекләргә гаризалар узган ел белән чагыштырганда бер ярым тапкырга күбрәк бирелгән», – дип шәрехләде Сергей Кравцов.
Хәзерге вакытта кабул итү кампаниясе дәвам итә, аның нәтиҗәләре соңрак ясалачак. Хәзерге вакытта гаризаларның гомуми саны 370 меңнән артып киткән, ике укыту юнәлеше - «Тарих һәм җәмгыять белеме» һәм «Чит тел» булган педагогик бакалавриат аеруча популяр. Бу юнәлешләргә Конкурс бер урынга 80 кешегә кадәр җитә.
Министр ассызыклаганча, укытучы һөнәренең елдан-ел дәрәҗәсе арта бара - бу дәүләт дәрәҗәсендә алып барыла торган масштаблы эш нәтиҗәсенә бәйле.