Татарстанда «Без бергә» сменасы ачылды

2022 елның 16 августы, сишәмбе

13 августта «Костер» республика яшьләр үзәге базасында «Без бергә – 2022» республика профильле сменасының тантаналы ачылышы булды.

Быел смена республикабызның төрле почмакларыннан килгән 150 егет һәм кызны берләштерде - иҗади коллективлар һәм солистлар, «Без бергә» милли балалар иҗаты фестивале лауреатлары, шулай ук балалар хәрәкәте активистлары. Быел сменаның тематикасы туган як тарихын һәм Казанның мәдәни мирасын, һәм аның риваятьләрен өйрәнүгә юнәлдерелгән.

Смена дәвамында 4 төп чара узачак: җәйге сәнгать иҗаты, спорт һәм сәламәт яшәү рәвеше, туризм һәм туган якны өйрәнү, социаль иҗат фестивальләре.

Сменада катнашучылар өчен «Без бергә» фестиваленең төп юнәлешләре буенча кызыклы, бай белем бирү дәресләре - иҗади, гамәли, ял, спорт берләшмәләре, секцияләр, клублар, түгәрәкләр оештырылачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International