Россия Мәгариф һәм фән министрлыгы яңа уку елына олимпиадалар, интеллектуаль һәм иҗади конкурслар исемлеген эшләде. Аңа Россия мәктәп укучылары, көллият һәм югары уку йортлары студентлары өчен 622 чара кергән. Балалар үзләренең талантларын ача һәм төрле юнәлешләр буенча күнекмәләрне камилләштерә алалар. Исемлеккә фәнни-техник иҗат буенча гына түгел, ә музыкаль һәм сәнгать юнәлешләре, патриотик тәрбия, һөнәри осталык буенча да конкурслар һәм олимпиадалар кертелгән.
Исемлеккә кергән конкурс һәм олимпиадаларда катнашучылар өчен бүләкләү һәм ярдәм итүнең төрле формалары каралган, аерым алганда, алар югары уку йортларына кергәндә БДИ нәтиҗәләре буенча өстәмә баллар ала алалар.
Шул исәптән бөтенроссия мәктәп укучылары олимпиадасы, «Сәнгать – Технологияләр – Спорт» Бөтенроссия зур олимпиадасы, «Мин – Россия гражданины» Бөтенроссия акциясе, ясалма интеллект буенча Бөтенроссия олимпиадасы, «Тере классика» Бөтенроссия яшь шигырь укучылар бәйгесе, ел саен үткәрелә торган ArtMasters иҗади компетенцияләр милли ачык чемпионаты, «Педагогик дебют» һөнәри вузара конкурсы һәм башка күп кенә олимпиадалар һәм конкурслар да бар иде.
Спорт чаралары арасында – Олимпия дисциплиналарында олимпия спорт төрләре буенча дөнья беренчелеге, Россия яшьләренең IV кышкы Спартакиадасы, Олимпия дисциплиналарында олимпия спорт төрләре буенча Россия беренчелеге, мәктәп укучыларының «Президент спорт уеннары» Бөтенроссия спорт уеннары, мәктәп спорт клубларының Бөтенроссия спорт уеннары, мәктәп укучыларының «Президент ярышлары» Бөтенроссия спорт ярышлары һ. б. спорт чаралары.
Мөмкинлекләре чикле балалар һәм инвалидлар өчен «Абилимпикс» һөнәри осталык конкурсларында, Паралимпия һәм Сурдлимпия спорт төрләре буенча Россия беренчелекләрендә, IV Бөтенроссия инвалидлар спартакиадасында катнаша алалар.
Документ норматив хокукый актлар проектларының федераль порталында урнаштырылган.