Россиядә балалар әдәбияты өлкәсендә Милли премия барлыкка киләчәк

2022 елның 18 августы, пәнҗешәмбе

Россиядә балалар әдәбияты өлкәсендә «Зур язучы. Зур рәссам» милли премиясе барлыкка киләчәк.

Премия турында ведомство боерыгы проектын әзерләү турында белдерү норматив хокукый актлар проектларының федераль порталында урнаштырылган.

Премияне булдыру инициативасы белән балалар язучысы Андрей Усачев һәм К.И. Чуковский оныкчыгы Дмитрий Чуковский Россия мәдәният министры Ольга Любимовага мөрәҗәгать иттеләр. 

Премия балалар әдәбиятын үстерүгә өлеш керткән заманча язучыларны һәм графика хикәяләре, комикслар һәм сынлы сәнгать әсәрләре авторларын (рәссам-иллюстраторларны) бүләкләү максатларында эшләнә, ә авторларны бүләкләү әдәби-сәнгать процессын стимуллаштыру, рус телен саклау һәм үстерү өчен нәтиҗәле инструмент булачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International