Спорт мәктәпләре белем бирү оешмалары статусын ала алачак

2022 елның 18 августы, пәнҗешәмбе

Россия Федерациясе Хөкүмәте спорт мәктәпләрен белем бирү оешмалары сыйфатында лицензияләү кагыйдәләрен раслады, дип хәбәр итә Россия Министрлар Кабинеты матбугат хезмәте. 

Тиешле карарны Россия Федерациясе Хөкүмәте рәисе Михаил Мишустин имзалады. 

2023 елдан башлап спорт үзәкләре һәм мәктәпләр белем бирү эшчәнлегенә лицензия ала, ә бу учреждениеләрдә эшләүче тренерлар барлык хокуклары, бурычлары һәм социаль гарантияләре булган педагогик хезмәткәрләр статусына ия булалар. Спорт әзерлеге программалары буенча эшләүче оешмаларга тиешле гаризаны Рособрнадзорга тапшыру да җитә. Гадиләштерелгән тәртиптә алынган лицензияләр ярты ел гамәлдә булачак. Аннан соң спорт үзәкләре һәм мәктәпләр сроксыз лицензияләр ала алачак. Моны 2023 елның 1 сентябренә кадәр эшләргә кирәк.

Эш 2022 елның июнендә хөкүмәт тарафыннан расланган «Физик культура һәм спорт турында» һәм «Мәгариф турында» федераль законнарга үзгәрешләр кертү буенча чаралар планы кысаларында алып барыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International