«Наратлык» паркында «Минем йортым - минем Республикам» яшьләр чатыр паркы ачылачак

2022 елның 18 августы, пәнҗешәмбе

«Минем йортым – минем Республикам» яшьләр чатыр паркы – Татарстанда цифрлаштыру елын, шулай ук Россия Федерациясе халыкларының мәдәни мирас елын исәпкә алып, Татарстан Республикасында милләтара мөнәсәбәтләрне гармонияләштерү өлкәсендә иң яхшы тәҗрибәләрне берләштерә торган проект.

2022 елда әлеге вакыйганы «Татарстан киберпанкы» стилистикасында үткәрү планлаштырыла.

Фестивальдә катнашучылар төрле тематик мәйданчыкларда: VR-мәйданчык, этноспорт, дискуссия мәйданчыгында, Татарстан киберпанкы стилендәге фотокүргәзмәдә, шулай ук төрле фото - һәм TikTok-зоналарда була алалар. Артистлардан стилистикада төрле перформанслар, «Вилки Show» проектыннан кулинар тамаша, шулай ук заманча фолк-башкаручылардан матур һәм истә калырлык концерт программасы оештырылачак.

Фестивальгә кадәр бер ай кала Татарстан рәссамнары һәм фотографлары өчен Татарстан киберпанкы стилендә картиналар һәм фотографияләр ясау буенча конкурс игълан ителәчәк, шуларның 10сы фестивальнең фотокүргәзмәсен формалаштырачак.

Фестивальнең кульминациясе - Казанның танылган фолк-башкаручылары: «ЖиваGo», «Крапива Аваланж», «Шонор Паули» төркемнәре чыгышлары белән тәмамланачак. Концерт программасы ахырында үзенчәлекле лазер тамашасын уздыру планлаштырыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International